Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында торак пунктлар һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янында 180 рейд үткәрде. Алар нәтиҗәсендә урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 4 эш кузгатылды. ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ, ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре хокук бозу очракларын ачыклады. Барлыгы 170 кбм. артык каты көнкүреш калдыгы җыелды һәм чыгарылды.
Шуның белән бергә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дә дәвам итә. Урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистартуны Татарстан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре предприятиеләр, оешмалар, гомуми белем бирү учреждениеләре белән берлектә үткәрә.