ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай һәм Чирмешән районнарында булды

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты – 2019 елның беренче кварталында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм агымдагы эшчәнлек белән танышу.

Аксубай районында министр агач эшкәртү һәм арболит блоклар җитештерү цехларын карап чыкты һәм урман культураларын утырту эше эше бәяләде. ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин һәм "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сергей Кузнецов аңлатмалар биреп барды.

Чирмешән районында Равил Кузюров ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигында булды һәм үсентеләр утырту барышы белән танышты. Урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков бу питомникның яңа булуы, аның өчен җирләрнең быел муниципаль район хакимияте тарафыннан бүлеп бирелүе хакында сөйләде. Биредә 5 га якын мәйданда себер карагае, чыршы һәм гади нарат орлыгы чәчелгән. Гомумән алганда, хезмәткәрләр 20 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү һәм 18 га мәйданда саклагыч урман утыртмаларын утырту эшләрен төгәлләгән диярлек. 

Шулай ук бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов та районнарда булды. Рәис Гомәров – Лениногорск һәм Әлмәт урманчылыклары һәм урман хуҗалыгы эшчәнлеге, ә Илгизәр Зарипов Идел буе һәм Тәтеш урманчылыклары эшчәнлеге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International