Равил Кузюров Кама һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларының эше белән танышты

2019 елның 3 мае, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында эш визиты белән булды. Анда ул Кама һәм Кызыл Йолдыз урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.

Мамадыш районында Равил Кузюров урман культураларын утырту һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу темпларын бәяләде. Урман хуҗалыгы директоры Фәрит Могминов бүгенге көндә хезмәткәрләрнең 130 гектар мәйданның 49 гектарында урман торгызу һәм урман үрчетү эшләрен башкаруы хакында сөйләде. Шул ук вакытта министрга агач күмер җитештерү буенча мини-цех та күрсәтелде. "Производство быел ачылды, беренче партия күләме – 1,5 тонна, сатып алучылар табылды", – дип билгеләп үтте Фәрит Могминов.

Балык Бистәсе районында Равил Кузюров Кызыл Йолдыз урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы белән аралашты, учреждение питомнигында һәм умарталыгында башкарылган эшләр күләмен тикшерде. Очрашу кысаларында урман культуралары эшләрен башкару сроклары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов та ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшен  бәяләде. Рәис Гомәров – Зәй, Илгизәр Зарипов исә Лаеш һәм Яшел Үзән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International