ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчылыгында өмә үткәрелде. Чарада урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, арендаторлар һәм Зеленый Бор, Матюшино, Светлая Поляна торак пунктларында яшәүчеләр катнашты.
"Урман фонды территориясен, дача җәмгыятьләре янындагы участокларны, юлларны һәм Идел елгасы буйларын чистарттык. Барлыгы 30 кубометрдан артык чүп чыгарылды", – дип билгеләп үтте участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.