Бүген Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Җиңү Көне уңаеннан велосипед ярышын оештырды. Старт Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументы янында башланып китте.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә велоузышта катнашучылар сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды. Маршрутның озынлыгы 74 км тәшкил итте, соңгы нокта Кукмара штп Җиңү Паркы булды.
"Велоузышта беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Бу чара сугышта Җиңүгә багышланган, шуңа күрә хис-кичерешләр үзенчәлекле", – дип билгеләп үтте студент Александр Маратканов.