Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Киңәшмә барышында урман культуралары эшләрен үткәрү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман фонды территориясен чистарту мәсьәләләре каралды.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләрне урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган сезон уңаеннан халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә чакырды. "Бу янгын чыгу куркынычы янаган торышны күзәтүгә дә кагыла. Алда бик күп яллар көтелә, тикшерүдә тотуны начарайтырга ярамый", – дип ассызыклады ул.
Болар белән берлектә, министр муниципаль районнар вәкилләре катнашында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләрне үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрергә кирәклеген дә билгеләп үтте.