Республиканың урман тармагы белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Республиканың урман тармагы белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Мәсәлән, ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, ТР "Исләйтар урманчылыгы" ДКУ, ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ветераннар янына барды һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре учреждение базасында очрашу оештырды. Чәй табыны артында ветераннар авыр сугыш елларын һәм сугыштан соңгы катлаулы чорлар турында хатирәләре белән уртаклашты һәм җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Лубян урман-техника көллияте студентлары "Хәтер вахтасы" россиякүләм акциясенә кушылды һәм "Мин хәтерлим! Мин горурланам!" дигән шигъри флешмоб уздырды. Чара кысаларында катнашучыларга сугыш турында шигырь укырга, видео язарга һәм оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Флешмобта барлыгы 30дан артык кеше – Татарстан, Беларусь һәм Карачай-Черкесиянең мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International