Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Җиңү көне белән котлавы

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Еллар уза тора, ә бу бәйрәм илнең һәр кешесе өчен элеккечә әһәмиятле булып кала. Ул халыкның рухи бердәмлеге, аның какшамас ихтыяр, каһарманлык, батырлык һәм ныклык символы булып тора. Миллионнарча кешенең гомерен өзгән канкойгыч сугышның, әниләрнең, хатын-кызларның, сеңелләребезнең кайгылары турында беркайчан да онытмаячакбыз.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Сез чын мәгънәсендә легендар буын булып торасыз. Сезнең батырлык – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Ил өчен Сез башкарган эшләр – сугыштан соңгы авыр елларда халык хуҗалыгын торгызуга багышланган җиңү һәм Сез куйган тырышлык өчен баш иябез, зур  рәхмәт сезгә. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын, шатлык һәм игелек телим! Исән-сау булып, иминлек белән озак яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International