Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Министр Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексына тәкыя һәм чәчәк салу тантанасында катнашты, "Үлемсез полк"та катнашучыларны каршы алды һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм кунакларын Җиңү көне белән котлады.
"Үлемсез полк" хәрәкәте бүгенге чараның символы булды. Күп кенә мөслимлеләр Ватан азатлыгы һәм яшь буыннарның бәхетле киләчәге өчен гомерләрен аямаган сугыш геройларының фотосурәтләре белән чыкты.
Равил Кузюров үзенең сәламләү сүзендә Җиңү Көненең илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле бәйрәм булуын билгеләп үтте. "Бу көнне без илебезне аяусыз яклаган, тылда хезмәт куйган кешеләргә тирән ихтирам һәм чиксез рәхмәт белдерәбез, – диде ул. – Кызганыч, ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Безнең изге бурыч – аларга һәртөрле ярдәм күрсәтү".
Бер минут тынлык белән искә алынганнан соң, чара театральләштерелгән тамаша, шулай ук Мөслим муниципаль районы иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте.