Татарстанда 1755 гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 13 маена урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре 1755 га мәйданда башкарылган, 1429 га мәйданда яр-сыза һәм кыр яклаучы урман утыртмалары утыртылган.

Азнакай, Аксубай, Әлки, Баулы, Биләр, Кызыл Йолдыз, Кама, Түбән Кама, Идел буе, Шәһәр яны, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман культуралары утырту һәм яклагыч урман утыртмаларына нигез салу эшен төгәлләгән.

Шуның белән бергә республикада урман культураларын тулыландыру эшләре дә дәвам итә. Бүгенге көнгә алар 1957 га мәйданда башкарылган. Урман питомникларына орлык чәчү 10 га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International