Татарстанлылар урманда янгын чыгу фактлары турында түләүсез 8-800-100-94-00 урман сагы номерына хәбәр итә ала

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман законнары бозылу яки урманда янгын чыгу факты турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 ел башыннан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 252 мөрәҗәгать керде, шул исәптән 190 мөрәҗәгать бердәм федераль номеры буенча алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International