Республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм яңарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 13 маена 2400 чакрымнан артык яңа полоса салынган һәм булганнарына 4700 чакрымнан артык озынлыкта тәрбия эшләре уздырылган.
Бүген Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу куркынычының IV классы билгеләнде. Янгын чыгу куркынычы янаган торышка җир өсте һәм космик мониторинг үткәрелә.