Бүген Сабаның "Кыңгырау" 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының "Саба урманчылыгы" ДКУ барды. Балалар өчен "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ урман саклау һәм яклау инженеры Зоя Мултанова дәрес үткәрде. Ул балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр, тармак һөнәрләре турында сөйләде.
Очрашу "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" программасы кысаларында оештырылды. "Saba Balahoner" – социаль юнәлешле проект, анда Саба муниципаль районы балалары һәм укучылары бушлай нигездә учреждениеләргә йөри һәм урыннарда төрле һөнәрләргә өйрәнә ала.
"Дәресләрдән соң укучылар зур булмаган имтихан тапшыра һәм "хезмәт хакы" – "Ак Барс" банкы эшләп чыгарган "барслар"ны ала, – дип сөйләде Зоя Мултанова. – Аннары бу "барслар"ны "Сабантуй" спорт-күңел ачу комплексына керү билетына алыштырырга мөмкин булачак. Без атнага 3 мәртәбә район балалары өчен дәресләр үткәрәбез".