Татарстанда "Мин Ватаным белән горурланам!" дигән Республика балалар рәсеме конкурсы тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, ул Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан 2 этапта үткәрелде: башта иң яхшы эшләрне башлангыч һөнәри берлек оешмаларында сайладылар, аннары конкурсның финалы булды. Конкурста дәүләт граждан хезмәткәрләре – һөнәри берлек әгъзаларының 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары катнашты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы үткәргән конкурсның беренче этабына "Минем төбәгем" (шәһәр һәм авыл пейзажлары, туган як тарихы һәм аның бүгенге көне турында сөйләүче проектлар), "Минем гаиләм" (көнкүреш һәм бәйрәмнәр, гаилә тарихы, портрет һәм көнкүреш жанрындагы эшләр) һәм "Кем булырга?" (һөнәр сайлау) темалары буенча 20 артык эш килде. Финалга Казан шәһәре Киров районының 134 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Артур Чернов, Риана Тимергалиева (Казан шәһәре Яңа Савин районының 370 нче балалар бакчасы), Милана Хәйретдинова (Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы), Сәмирә Манихова (Казан шәһәренең Советлар Союзы Герое С.А.Әхмәтмов исемендәге 121 нче лицейның 7 нче сыйныфы) һәм Динә Гыйбадуллина (Арча районы 2 нче балалар бакчасы) узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.