Татарстанның Мамадыш районында Урманны карау өчен кече механизация техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ базасында "Урманны карау өчен заманча кече механизация техникасы, куркынычсыз эш алымнары һәм саклагыч кием-салым, бензин коралы һәм аксессуарлар мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре" темасына өйрәтү-демонстрация семинары узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, "Хускварна" ҖЧҖ профессиональ техника юнәлеше җитәкчесе, РФ агач аударучыларның җыелма командасы тренеры Александр Гончаров, "Хускварна" ҖЧҖ тренер-демонстраторы Владимир Богданов, республиканың урман хуҗалыклары директорлары һәм белгечләре катнашты.

Өйрәтү-демонстрация семинары барлыгы 50 дән артык кешене җыйды. Чара барышында "Хускварна" ҖЧҖ хезмәткәрләре – Россия Федерациясендә Husqvarna AB рәсми вәкиле – Александр Гончаров һәм Владимир Богданов үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар үсеш тарихы һәм эштә куркынычсызлык тәэмин итә торган заманча бензин пычкылары, инновацияле чишелешләр турында сөйләде. Шулай ук бензин-мотор техникасына хезмәт күрсәтү һәм аны эксплуатацияләү нигезләренә дә аерым игътибар бирелде.

Шуның белән беррәттән семинарда катнашучылар өчен агач аудару, ботак кисү, кисү, сугарудан чистарту, куак кискечләрдән һәм һава өрдергеч җайланмалардан файдалану буенча төрле мастер-класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International