Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Илгизәр Зарипов урман хуҗалыгы тармагында 8 елдан артык эшли. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә участок мастеры, "Идел буе урманчылыгы" ДБУ Зөя кишәрлеге урманчылыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге инженеры, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты, әлеге бүлекнең җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе вазыйфаларын биләде. Соңгы елда ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе булып эшләде.
Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2015), Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең Рәхмәт хаты (2018), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2018) һ.б. белән бүләкләнгән.