Министрлыкта Казан дәүләт аграр университетында максатчан укыту мәсьәләләре буенча җыелыш узды

2019 елның 17 мае, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Казан дәүләт аграр университетында максатчан укыту мәсьәләләре буенча җыелыш булып узды. Анда Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Лилия Мортазина, КДАУ чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм вузга кадәрге белем бирү үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары вәкилләре, чыгарылыш сыйныф укучылары һ.б. катнашты.

Җыелыш барышында Гүзәл Фәссахова абитуриентларны Казан дәүләт аграр университеты тарихы белән таныштырды, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, 2018 елда вузга кабул итү нәтиҗәләре һәм 2019 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул шулай ук КДАУ максатчан укырга керү шартларына аерым игътибар бирде. "Белгәнегезчә, вузда һәр юнәлеш буенча бюджет урыннары бүлеп бирелә, шулардан максатчан укырга кабул итүгә квота билгеләнә. Бу күрсәткечне Россия Федерациясе Хөкүмәте раслый, ул агымдагы елның 1 июнендә билгеле булачак, – дип билгеләп үтте Гүзәл Фәссахова. – Үз чиратында, абитуриентлар һәм заказчылар арасында максатчан белем алу турындагы шартнамәләр 20 июньгә кадәр төзелергә тиеш".

Ул Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү өчен мәктәп укучыларының шартнамәләр төзүдән тыш, БДИ тапшырырга, ә көллиятне тәмамлаучыларга университет каршында имтиханнар тапшырырга кирәк, дип тә өстәде. "Гомуми имтиханнарны – рус теле һәм математикадан, урман эше һәм ландшафт архитектурасы буенча шулай ук биологиядән; экология һәм табигатьтән файдалану буенча – географиядән тапшырырга кирәк булачак, – дип хәбәр итте Гүзәл Фәссахова. – Исегезгә төшерәм, шартнамә нигезендә вуз тәмамлаучыларга кимендә 3 ел оешмаларда эшләргә кирәк булачак".

Очрашу ахырында Гүзәл Фәссахова абитуриентларның сорауларына, аерым алганда, документларны кабул итү сроклары, тулай торакларда яшәү шартлары һ.б. турында җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International