"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чәчәчк ат, минем республикам" онлайн эко-квестында катнашты

2019 елның 17 мае, җомга

Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чәчәк ат, минем республикам" онлайн эко-квестында катнашты. Эко-квест 2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәрге чорда санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде. 

Шартлар буенча, "Яшел патруль" берләшмәсендә катнашучы балалар ай дәвамында төрле биремнәрне үтәде һәм оештыру комитетына хисап тапшырды. Балалар Ютазы авылында "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе, "Дармарка" социаль акциясе, Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен "Яшь натуралистлар" мәгърифәтчелек чарасы һәм башка чаралар кысаларында урман территориясен, чишмә буйларын чистарту, агачлар утырту эшләре үткәрде.

"Эко-квестта киләсе елда да катнашачакмын, – дип тәэсирләре белән уртаклашты "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Альбина Кадыйрова. – Мөмкин кадәр күбрәк кеше әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмиятле булуы турында уйлансын иде".

"Чәчәк ат, минем республикам" онлайн эко-квестына июнь уртасында йомгак ясалыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International