Лубян урман-техник көллияте студентлары "Яшьләр фәндә – киләчәкнең инновацион потенциалы" V Россиякүләм гыйльми-гамәли конференциясендә җиңү яулады

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Яр Чаллы педагогия көллияте базасында "Яшьләр фәндә – киләчәкнең инновацион потенциалы" V Россиякүләм гыйльми-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 100 артык кеше катнашты, шул исәптән "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары – 13 нче бакча-парк төркеменнән Алинә Мәрданова, Елизавета Ефремова, Ольга Пашина һәм Гүзәлия Сабирова (23 нче бакча-парк төркеме).

Форум кысаларында анда катнашучылар "Хәзерге заманның экологик проблемалары", "Һөнәри эшчәнлектә цифрлы һәм инновацион технологияләр", "Тарихи фән үсешенең заманча проблемалары һәм тенденцияләре", "Чит телләр һәм аларны укыту методикасы", "Физик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше" юнәлешләре буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте.

Конференция нәтиҗәләре буенча Елизавета Ефремова һәм Ольга Пашина "Тикшеренүләрнең гамәли юнәлеше" номинациясендә "Флорариум сәнгате" күмәк эше өчен җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International