Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курсларын уза. 2019 елның 1 нче кварталында барлыгы 10 артык кеше белем алды, болар – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.
Укулар "Урман хуҗалыгы җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү гомумроссия институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм башкалар базасында оештырылды.