25 майда Казанда "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе узачак

2019 елның 24 мае, җомга

2019 елның 25 маенда Казан шәһәрендә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе узачак. Чара ике мәйданчыкта – "ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ (Оренбург тракты, 138) каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында (Липатов ур., 37) узачак (катнашучыларны җыю урыннарын шушы яңалыкка беркетелгән фоторепортаждан күрергә мөмкин). Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Пирчәткәләр һәм капчыклар урында биреләчәк.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарталар. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында язгы һәм көзге чорда үткәрелә, анда министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, предприятиеләр, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар даими катнаша.

Быел акциянең язгы этабы 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чара нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә урманнан 500 кбм каты көнкүреш калдыгы чыгарылган инде.

Белешмә өчен. 2018 елда "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уздырылды. Аңа 7 меңнән артык кеше кушылды, урман фондыннан 3740 кбм күләмендә каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International