Дмитрий Кобылкин Идел ярларына саклагыч урман полосалары утырту проектын эшләргә кушты. Татарстан пилот территориягә әвереләчәк

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген Россиянең Табигать министрлыгында елгаларны диффуз  агынты эләгүдән саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин үткәрде, анда министр урынбасары Сергей Ястребов, Россия Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов, Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Николай Кротов, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Киңәшмәдә әйтеп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы кырларыннан, фермалардан, корылмаган сәнәгать мәйданчыкларыннан, шулай ук транспорт инфраструктурасыннан килүче, җайга салынмый торган агынты суларның тискәре йогынты ясавы Идел елгасының пычрануына кагылышлы проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Белгечләр фикеренчә, табигый барьер – ярлар буйлап су яклаучы урман полосаларын утырту елганы нәтиҗәле саклау методы булачак. Урман тармаклары экспертлары да әлеге методны яр буе территорияләрендә урманнарны торгызу проблемаларын хәл итү методы буларак карыйлар.

Татарстан Республикасында бу мәсьәләдә эшләнгән эшләр турында министр Равил Кузюров сөйләде. Ул бәян иткәнчә, Татарстанда 57 мең гектар мәйданда саклагыч урман утыртуның уңышлы тәҗрибәсе бар. Идел елгасы ярларын урман белән каплау проектын гамәлгә ашыру өчен республикада 31 млн. данәгә якын утырту материалы үстерү буенча җитештерү куәтләре бар, шулардан 12 млн. данәсе Европадагы иң эре Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында ябык тамыр системасы белән үстерелә.

Экспертларның беренчел бәяләве буенча, Идел елгасының буеннан-буена саклагыч урман полосаларын утырту өчен 35 мең гектардан артык мәйданда 88 млн. үсенте утыртырга кирәк булачак. Татарстан Республикасы бу мәсьәләдә утырту материалы белән башка төбәкләрне дә тәэмин итәргә әзер булуы хакында белдерде.

Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы киңәшмәдә катнашучыларның бәяләмәләре белән танышты һәм министрлык, Россиянең Су ресурслары федераль агентлыгы һәм Рослесхоз хезмәткәрләренә территорияләреннән Идел елгасы үткән барлык төбәкләрдә һәм мондый ихтыяҗ булган җирләрдә проблеманы хәл итү өчен су саклаучы яклагыч урман полосалары булдыру турындагы проектны бергәләп эшләргә кушты.

Проект "Экология" илкүләм проектының "Иделне савыктыру" федераль проекты бурычларына җавап бирә һәм ярдәмче программада каралырга мөмкин.

Җаваплы хезмәткәрләргә Идел елгасы ярларында урнашкан зонагы 15 РФ субъекты белән әлеге мәсьәләне эшләү бурычы йөкләнде. Технологияне эшкәртү өчен, Куйбышев сусаклагычы ярларына (Идел һәм Чулман елгалары) яклагыч урман утыртмаларын утыртып, Татарстан Республикасы пилот территориягә әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International