Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды. Анда ул очрашу уздырды, "Тукай муниципаль районы Олы Шилнә авылы янында Шилнә елгасы үзәнен чистарту һәм тәртипкә салу чаралары" муниципаль проектын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Фикер алышуда Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, "Алабуга урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев, "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов һәм башкалар катнашты.
Шуннан соң министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2019 елда Менделеев кишәрлеге урманчылыгының 43 нче кварталында, "Алабуга урманчылыгы" ДКУның Татарстан кишәрлеге урманчылыгының 106 һәм 107 нче кварталында башкарылган язгы урман культуралары эшләренең сыйфатын бәяләде, Менделеев кишәрлеге урманчылыгының 56, 57 һәм 59 кварталларында янгынга каршы салынган минераллаштырылган полосаларны һәм урман питомнигын карады. Рәмис Гыйлаҗиев сөйләгәнчә, план нигезендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан 35 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 64 га – өстәмә һәм 40 га мәйданда саклагыч урман утыртмаларына нигез салу эшләре башкарылган. 150 км озынлыгында яңа минераллаштырылган полосалар салынган һәм булганнарына 68 км озынлыгында тәрбия эшләре уздырылган.
Илгизәр Зарипов учреждениеләр эшенә уңай бәя бирде. Шуның белән берлектә ул хезмәткәрләрне урман фонды территориясен чистартуга һәм агымдагы елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә чакырды.