Татарстанда урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы буенча эшләр башланды

2019 елның 24 мае, җомга

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы эшләренә кереште. Аерым алганда, Шәһәр яны, Кама, Лаеш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларында өйрәнү-сынау питомнигы, шулай ук Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге тикшерелде. Гомумән алганда, питомникларның һәм утырту материалының торышы яхшы дип бәяләнә.

Шуның белән бергә урман утыртмаларының сыйфатламаларын анализлау максатында табигый тикшеренүләр дә үткәрелде. Бүгенге көндә Түбән Кама һәм Алабуга урманчылыкларында 6 кишәрлек тикшерелде, бу исә табигый эшләр план-графигының 18%ын тәшкил итә. Хәзер учреждениедә кыр мәгълүматлары эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International