Узган атнада "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында "Диләнкеләрне аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү" программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Республиканың Арча, Исләйтар, Әгерҗе, Бөгелмә, Биләр, Әлмәт, Аксубай һәм Лаеш урман хуҗалыгыннан 13 урман остасы белем эстәде.
Тыңлаучылар каршында лекцияләр белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ хезмәткәрләре чыгыш ясады. Курслар барышында диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү, диләнке эшләрен матди бәяләү, башкару һ.б. мәсьәләләр каралды. Лекцияләрдән тыш практик дәресләр дә үткәрелде, шулай ук укуда катнашучылар җитештерү цехындагы эш белән дә танышты.