Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман законнары бозылуның 38 очрагы, шул исәптән Мамадыш, Тәтеш һәм Нурлат урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз рәвештә урман утыртмалары кисүнең 3 очрагы ачыкланган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 3,8 мең сум, дип бәяләнә.
Ел башыннан бирле урманнарда дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында барлыгы 11,5 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 299 беркетмә төзелгән һәм 37 законсыз агач кисү очрагы ачыкланган. Шулай ук урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.