Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында 600 артык рейд үткәрде. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 1 апрелендә старт алды.
Рейдлар нәтиҗәсендә урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде. Закон бозу очраклары Чирмешән, Менделеев, Әгерҗе, Саба, Яшел Үзән һәм Әлки урманчылыклары хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән. Бу чорда барлыгы 500 кбм артык каты көнкүреш калдыгы җыелган һәм чыгарылган.