Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор дәвам итә. Республикада урманнарда янгыннар барлыкка килүне кисәтү һәм аның таралуын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы кысаларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урманнарны чүп-чардан чистарту, урман янгыннарына каршы пропаганда һ.б. чаралар үткәрелә.
Аерым алганда, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм булганнарын яңарту эшләре төгәлләнеп килә. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 29 маена 2608 км яңа полоса (планның 98%ы) төзелгән һәм булганннарына 5248 км (97%) озынлыгында тәрбия эшләре уздырылган.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә урманнарда түбәндәгеләр тыела:
1) ылыслы яшь урманнарда, янып көл булган урыннарда, зарарланган урман участокларында, торф сазлыкларында, урман киселгән, кисек калдыкларыннан чистартылмаган һәм әзерләнгән агачлары алынмаган урыннарда (диләнкеләрдә), үләннәре кипкән үләнле җирләрдә, агач ябалдашлары астында учак ягу;
2) янып торучы шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсендәге көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;
3) ау вакытында янучан яки пыскучан материаллар куллану;
4) махсус каралмаган урыннардан тыш бензин, керосин яки башка ягулык материалы сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, мамык һ.б.) калдыру;
5) двигатель эшләгән вакытта ягулык бакларына ягулык салу, двигательнең төзек булмаган туклану системасы булган машиналарны куллану, шулай ук янучан машиналар янында тәмәке тарту яки ачык ут куллану;
6) урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать һәм башка калдыклар, чүп-чарлар белән чүпләү.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.