Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү буенча эш алып бара. Әйтик, 30 майда "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ урманнан файдалану инженеры Наталья Ерофеенко Лениногорск шәһәренең 30 нчы балалар бакчасында урта һәм өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр өчен узган "Эолятка багышлау" тантаналы чарасында катнашты.
Чарага җыелучылар алдында чыгыш ясап, Наталья Ерофеенко урманның кеше тормышындагы ролен ассызыклады. Ул урман экосистемасы, урманнарны саклау һәм яклау буенча башкарыла торган эшләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде.
Чара кысаларында балалар экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге белемнәрен күрсәтеп, төрле биремнәр үтәде. Соңыннан балаларны багышлау чарасы булды – сабыйлар табигатьне саклау һәм яклау турында ант итте.