Шушы көннәрдә "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка филиал директоры Надежда Кузякина һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев кул куйды.
"Без булачак урман хуҗалыгы белгечләрен гамәли әзерләүгә зур игътибар бирәбез, – дип билгеләп үтте Рим Фәхраҗиев. – Беренче адым ясалды – Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре кайры ашаучы кортларны тоту өчен феромонлы тозаклар урнаштырды. Студентлар аларны карауда һәм бөҗәкләрнең исәбен алып баруда, һәм әлбәттә инде, китерелгән зыянның күләмен исәпләүдә булышлык күрсәтәчәк. Шулай ук бездә белем алучы балаларны практикага да җибәрергә планлаштырабыз”.