Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Балаларны яклау көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Министрлык хезмәткәрләре һәм аларның балалары катнашты.
Катнашучыларны сәламләп, Равил Кузюров барысын да Балаларны яклау көне белән котлады. "Балалар – безнең киләчәгебез, дип юкка гына әйтмиләр. Һәм бу, чыннан да, шулай, киләчәкне без балалар турында кайгыртып, аларның талантларын һәм омтылышларын хуплап төзибез", – дип ассызыклады ул.
Шуннан соң министр балаларның "Җәй булган җирдә..." иҗат эшләре конкурсында һәм балаларның "Җәй, эх, җәй!" фотографияләр конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Әлеге чаралар Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы тарафыннан үткәрелде. Конкурска Министрлык хезмәткәрләренең 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары ясаган эшләр (рәсемнәр, кул эшләнмәләре һәм фотолар) кабул ителде. Ярышларда барлыгы 25 артык кеше катнашты.
"Җәй булган җирдә..." балалар иҗат эшләре конкурсының "Иң яхшы рәсем" номинациясендә Сәмирә Мәнихова (Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның 7 нче сыйныф укучысы) җиңде. "Иң яхшы кул эшләнмәләре" номинациясендә – Динә Гыйбадуллина (Арча шәһәренең "Баланы үстерү үзәге - 4 нче балалар бакчасы") һәм Риана Тимергалиева (Казан шәһәре Яңа Савин районының 370 нче балалар бакчасы).
"Җәй, эх, җәй" балалар фотографияләре конкурсының "Иң яхшы дуслар" номинациясендә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 78 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Семен Чернов җиңү яулады, "Катып калган мизгел"номинациясендә – Милана Хәйретдинова (Казан ш., Авиатөзелеш районының 119нчы мәктәбе, 2 нче сыйныф), "Бәхетле елмаю" номинациясендә – Артур Чернов (Казан шәһәре Киров районының 134 нче балалар бакчасы).
Аннан соң чарада катнашучылар урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты. Бәйрәм кысаларында шулай ук төрле конкурслар һәм уеннар да үткәрелде.