Узган атна ахырында Лубян урман-техника көллияте студентлары Дөньякүләм тәмәкесез бер көнгә багышланган җиңел атлетика йөгерешендә катнашты. Акциягә, 8 км араны үтеп, 11 кеше кушылды.
Җиңел атлетика йөгерешендә катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
"Тәмәке тартуның начар гадәт икәнен барысы да белә кебек, ләкин һәммәсе дә аннан баш тарта алмый. Мин тәмәке тартмыйм һәм башкаларга да бу гадәттән арынырга киңәш итәм", – дип билгеләп үтте узышта катнашучыларның берсе, 11нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Әнәс Сөләйманов.