ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы "100 юл һәм сәфәр" турслетында беренче урын алды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Кичә, 2 июньдә, "Идел" яшьләр үзәге базасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "100 юл һәм сәфәр" туристлык слеты узды. Чара РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Турслетта 24 команда, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы, катнашты. Аның составында Айрат Әхмәров, Фәнил Әхмәдуллин, Наталья Тюкаева, Эдуард Иванов, Рамил Гыйльманшин, Илфир Гыйбадуллин һәм Алена Мартьянова бар иде.

Турслет барлыгы 120дән артык кешене җыйды. Анда катнашучылар җирлектә спортчы ориентирын алу күнекмәләрен күрсәтте һәм палаткалар җыю, катамаранда йөзү, элмә аша кичү, скалодром, "сазлык кичү" һ.б. этаплардан торган контроль-туристлык маршрутын узу буенча ярышларда катнашты.

Турслет нәтиҗәләре буенча контроль-туристлык маршрутын узу ярышларында Министрлык командасы үз төркемендә беренче урынга лаек булды. Хезмәткәрләребезне лаеклы җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International