Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров ТР Спас муниципаль районында җәйге мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары эшен тикшерде. Ул Бурак урта мәктәбендә, Никольский урта мәктәбендә һәм Болгар шәһәренең 1 нче мәктәбендә булды.
Рәис Гомәров тикшерү барышында балаларның туклануын һәм ялын оештыруга, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирде. Карау нәтиҗәләре буенча министр урынбасары балалар лагерьларындагы шартларга уңай бәя бирде.
Моның белән беррәттән, Рәис Гомәров "Болгар" балаларны савыктыру-белем бирү үзәгендә смена ачуга әзерлек барышы белән дә танышты. Учреждение агымдагы елның 14 июнендә ишекләрен ачачак.