Бүген Татарстан Республикасында "Чәчәк ат, минем республикам" онлайн эко-квестының нәтиҗәләре игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәрге чорда санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы өченче урынга лаек булды. Бу җиңү өчен берләшмәдә тәрбияләнүчеләр ай дәвамында төрле биремнәр үтәгән һәм оештыру комитетына хисап тапшырган. Балалар Ютазы авылында "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясе, "Дармарка" социаль акциясе, Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен "Яшь натуралистлар" мәгърифәтчелек чарасы һәм башка чаралар кысаларында урман территориясен, чишмә буйларын чистарткан, агачлар утырту эшләрендә катнашкан.
"Чәчәк ат, минем республикам" онлайн эко-квестында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның 15 июнендә "Түбән Кама" милли паркының "Малый бор" туристик-рекреация комплексы базасында узачак.