Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре алып барыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның 7 июненә алар 2895 гектар мәйданда башкарылган.
Планлаштырылган эшләр күләменең 63% артыгы Буа урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан башкарылган. Шулай ук лидерлар арасында Чирмешән (49%), Түбән Кама (36%), Идел буе (34%), Әлки һәм Баулы (31%) урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бар.