Бүген Казанның 146 нчы мәктәбе базасында "ЭКОяз – 2019" республика акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре вәкилләре катнашты.
"Экояз-2019" республика акциясе агымдагы елның 1 апреленнән 13 маена кадәр уздырылды. Чара кысаларында "Иң яхшы балалар бакчасы", "Иң яхшы мәктәп", "Иң яхшы предприятие" һәм "Иң яхшы гаилә" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, экологик агарту, экологик акцияләр һәм табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлтелгән башка чаралар үткәрү буенча эш нәтиҗәләре бәяләнде. Акция нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы предприятие" номинациясендә "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җиңүче дип танылды.