Республиканың дәүләт урман инспекторлары янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 меңнән артык кисәтү биргән

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

2019 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1347 кисәтү бирелгән. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 24,5 мең сумлык 5 карар чыгарылган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә – III, ә Тәтеш муниципаль районы территориясендә янгын чыгу куркынычының IV классы билгеләнгән. Янгын чыгу куркынычы янаган торышка җир өсте һәм космик мониторинг үткәрелә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә урманнарда түбәндәгеләр тыела:

1) ылыслы яшь урманнарда, янып көл булган урыннарда, зарарланган урман участокларында, торф сазлыкларында,  урман киселгән, кисек калдыкларыннан чистартылмаган һәм әзерләнгән агачлары алынмаган урыннарда (диләнкеләрдә), үләннәре кипкән үләнле җирләрдә, агач ябалдашлары астында учак ягу;

2) янып торучы шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсендәге көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;

3) ау вакытында янучан яки пыскучан материаллар куллану;

4) махсус каралмаган урыннардан тыш бензин, керосин яки башка ягулык материалы сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, мамык һ.б.) калдыру;

5) двигатель эшләгән вакытта ягулык бакларына ягулык салу, двигательнең төзек булмаган туклану системасы булган машиналарны куллану, шулай ук янучан машиналар янында тәмәке тарту яки ачык ут куллану;

6) урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать һәм башка калдыклар, чүп-чарлар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International