РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының "Урманнарны торгызу кагыйдәләрен, урман торгызу проекты составын, урманнарны торгызу проектын эшләү тәртибен раслау һәм аңа үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 25 мартындагы 188 номерлы боерыгы 2019 елның 26 маеннан үз көченә керде.
Урманнарны торгызуның яңа кагыйдәләре урман фонды территориясендә 2022 елдан башлап кимендә 20% мәйданда ябык тамыр системалы утырту материалын куллануны күздә тота, ә инде 2030 елдан башлап ул кимендә 45% мәйданда гамәлгә ашырылырга тиеш. Моннан тыш, әлеге документта урман торгызу проектын төзү һәм эшләү тәртибе, шулай ук аңа үзгәрешләр кертү тәртибе дә билгеләнгән.
Урман торгызу кагыйдәләрендәге яңалык тагын шуннан да гыйбарәт, әлеге документта Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланганда урман утыртмаларын кисүче затлар тарафыннан, шул исәптән җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм файдалы казылма ятмаларын эшкәртү буенча эшләр башкаруга бәйле объектларны, линияле объектларны (Россия Федерациясе Урман кодексының 63.1 статьясының 3 өлешендә каралган очрактан тыш) эксплуатацияләү өчен кирәкле шартларны оештырганда һәм гражданнар өчен иминлек тәэмин итү өчен билгеләнгән саклык зоналарын оештырганда да, һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч язуы яки гариза белән мөрәҗәгать итүче затлар тарафыннан, шул исәптән урман фонды җирләрен башка категория җирләренә күчерүгә бәйле рәвештә, махсус сакланучы территория җирләрендә һәм объектларында урман фонды җирләрен күчерү очракларыннан тыш, урманнарны торгызу тәртибе билгеләнгән.