Министрлыкта "Аверс: урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алу мәгълүмат системасын эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Аверс: урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алу мәгълүмат системасын эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә "Аверс информ" ҖЧҖ белгечләре Алия Сафина, Венера Сәфәргулова, Министрлык һәм республика урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты.  

"Аверс: урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алу мәгълүмат системасы урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшне оптимальләштерү өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә система Россия Федерациясенең 30 субъектында кулланыла.

Киңәшмә кысаларында урман тармагының беренчел документларын әзерләү һәм урманнарны яңадан торгызу буенча башка хисаплылык, дәүләт урман күзәтчелеге, бюджет түләүләренә идарә итү, дәгъва һәм шикаять эше һ.б. өчен системага мәгълүматлар кертү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International