Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицееның "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Сарсак-Омга авылы чишмәсе территориясен җыештыру һәм төзекләндерү өмәсендә катнашты. Әлеге чара Сарсак-Омга авыл җирлеге администрациясе тарафыннан оештырылды.
"Хәзер каникул, әмма без бу акциягә бик теләп ярдәм итәргә булдык. Чөнки безнең девиз: "Чиста күк, җир һәм су һәрчак иң кыйммәтлесе булачак", – дип билгеләп үтте берләшмәдә катнашучы Алсу Сабирова.