Кичә, 12 июньдә, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган туристлык слеты узды. Чара Россия көненә багышланган иде.
Турслетта катнашучылар җирлектәге спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәтте һәм контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда катнашты. Ярыш йомгаклары буенча 21 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урынны – 31 нче у/х төркеме командасы, өченче урынны 11 нче у/х төркеме алды. Иң яхшы җыр өчен 13 нче бакча-парк төркеме студентлары, иң яхшы бивуак оештыру өчен 33 нче төркем студентлары бүләкләнде. Турслетның иң яхшы пешекчесе дип 23 нче б/п төркеме студенты Роза Уланова танылды.
Көллият хезмәткәрләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – урман бүлеге командасы, 2 нче урында – икътисад һәм бухгалтерия бүлеге һәм 3 нче урында – укытучылар командасы.