15 нче июньдә республиканың кайбер муниципаль районнарында IV класслы янгын хәтәре фаразлана

2019 елның 14 июне, җомга

Фаразланган күрсәткечләр буенча, 2019 елның 15 июнендә республиканың кайбер муниципаль районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә. Болар – Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Сарман, Мөслим, Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 90% очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Әгәр урманда янгын чыгу шаһиты булырга туры килсә, бу хакта кичекмәстән әлеге телефон аша хәбәр итегез: 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International