Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, "Саба урманы" ҖЧҖ директоры Алексей Петров, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ генераль директоры Али Кюршад һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар агач әзерләү, ташу, бәя кую һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Белешмә өчен. Kastamonu компаниясе 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырыла. Компанияләр төркеме МДФ, ДСП агач плитәләре, ламинатланган идән түшәмәләре, ишек кыстыргычлар һәм ялтыравыклы панельләр җитештерү белән шөгыльләнә. Агач плитәләре җитештерүнең еллык күләме 5 млн м³ тәшкил итә, ламинатланган идән түшәмәләре – 70 млн м². Хәзерге вакытта Kastamonu компаниясенең 7 илдә 19 заводы бар.