2019 елның 16 июнендә Татарстан Республикасының кайбер районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә. Болар – Яшел Үзән, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Биектау, Лаеш, Питрәч, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Сарман, Мөслим, Әлмәт һәм Лениногорск, Минзәлә муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре.
90% очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе-янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Әгәр урманда янгын чыгу шаһиты булырга туры килсә, бу хакта кичекмәстән әлеге телефон аша хәбәр итегез: 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.