ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман фонды территориясен чистарту, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ абитуриентларын туплау мәсьәләләре каралды.

Аерым алганда, министрга узган атнада дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 260 патрульлек үткәрелүе һәм административ хокук бозулар турында 12 беркетмә төзелүе хакында сөйләделәр. "Агач ташу" операциясе кысаларында 4 рейд үткәрелгән, урман материаллары төягән 9 автомашина тикшерелгән, тәртип бозулар ачыкланмаган.

Киңәшмә азагында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Урман кисү – 2019" чемпионатының төбәк этабын һәм Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын үткәрүгә әзерлек буенча берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International