Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ 32 нче икътисадый төркем студентларының чыгарылыш квалификация эшләре якланды. Дәүләт имтиханнары комиссиясен ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров җитәкләде. Комиссия составында шулай ук көллият директорының укыту эшләре буенча урынбасары Ирина Богомолова, кадрлар әзерләү буенча белгеч Галина Фәттахова, укытучылар – Надежда Сухова, Татьяна Фәхраҗиева һәм баш хисапчы Татьяна Козырева бар иде.
Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 14 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына предприятиеләрдә салым исәп-хисапларын оештыру, бюджеттан тыш фондлар белән исәп-хисап ясау, дебитор бурычларын киметү мөмкинлекләренә бәйле диплом проектларын тәкъдим итте.
"Барлык студентлар да югары белем дәрәҗәсен күрсәтте, бу алар әзерләгән эш эчтәлегендә чагылыш тапты, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Рәис Гомәров. – Диплом проектлары яхшы һәм бик яхшы бәяләнде".