Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов АН-2 очкычы ярдәмендә республиканың урман фонды территориясен карап чыкты. Чарада шулай ук "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин да катнашты.
Авиапатруль Татарстанның 14 муниципаль районында урнашкан урман фонды территориясендә гамәлгә ашырылды. Маршрутның гомуми озынлыгы 568 км тәшкил итте. Авиапатруль нәтиҗәләре буенча башка категория җирләрендә 2 янгын очрагы – Кама Тамагы районының Олы Бортас авылы янында үләннең һәм Чистай районының Кубасса авылы янында каты көнкүреш калдыкларының яну очраклары билгеле булды.
"Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 15 апрельдә башланды. Бүгенге көндә урман фондына чиктәш территорияләрдә 563 янгын очрагы теркәлгән, – дип шәрехләде журналистлар белән әңгәмәдә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Без урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Янгын чыгу хәтәрен мониторинглау буенча космик, авиацион һәм җир өсте тикшерүләре уздырыла. Авиапатруль 3 маршрут буенча үткәрелә һәм гомуми мәйданы 1,2 миллион гектар булган урман фонды территориясен үз эченә ала".
Татарстан Республикасында урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ каршындагы III типтагы 5 янгын-химия станциясе эшли. 2019 елда республикада "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 42 берәмлек урман янгыннары техникасы сатып алу планлаштырыла. Бу эш ТР "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ базасында II типтагы ике яңа янгын-химия станциясен төзү мөмкинлеген бирәчәк.
Урман янгыннары формированиеләренең саны 651 кеше тәшкил итә, җиһазланышы – 319 берәмлек төрле техника. Гадәттән тыш хәл очрагында урманнарны файдаланучы һәм файдаланмаучы, гомуми исәбе 3362 кешедән торган оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү күздә тотыла, алар 741 техника берәмлеге белән тәэмин ителгән.