ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны компенсацияләү кагыйдәләре турында аңлата

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Урман кишәрлекләрен арендалаучыларның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан урман торгызу яки урман үрчетү эшләрен башкару кагыйдәләрен аңлата. Әлеге кагыйдәләр РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карары белән расланган.

Әлеге документ нигезендә, җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару, сусаклагычлар, гидротехник корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү,  линияле объектларны төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү, шулай ук агач һәм башка төр урман ресурсларын эшкәртү максатларында урманнардан файдаланучы затлар, арендаторлар Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез күләмдә урман торгызу яки урман үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Әлеге хәл урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла (мондый кишәрлекнең тигез мәйданында), шул исәптән урман фонды җирләрен башка категориягә күчерүгә бәйле рәвештә дә, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очракларыннан тыш. Урман торгызу яки урман үрчетү эшләре ясалма яки катнаш урман торгызу яки урман үрчетү (кисү, гари, бушлык, прогалиннар һәм башкалар) өчен билгеләнгән җирләрдә, урман фонды җирләре составында, торак пунктлар, махсус саклана торган табигать территорияләре составындагы җирәрдә башкарыла һәм урман утыртмалары кискәннән соң яки җир кишәрлегеннән рөхсәтле файдалану төре үзгәртелгәннән соң бер елдан соң гамәлгә ашырылырга тиеш.

Урман утыртмаларын кисүче затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар урман декларациясенең гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң яисә җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү турындагы белешмәләр "Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" федераль закон нигезендә Күчемсез милек объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән датадан башлап 10 эш көне эчендә вәкаләтле органга урман торгызу яки урман үрчетү буенча эшләр башкару нияте турында гариза җибәрергә тиеш. Вәкаләтле орган, үз чиратында, гаризаны 10 эш көне эчендә карарга һәм гариза биргән затка килештерү турында хәбәр яки урман торгызу яки урман үрчетү буенча эшләр башкару өчен сайлап алынган җирләрне килештерүдән баш тарту турында хәбәр җибәрергә тиеш.

Урман торгызу яки урман үрчетү эшләре уздырылганнан соң, затлар 10 эш көне эчендә вәкаләтле органга, йә башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль органына, йә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына (урман торгызу яисә урман үрчетү эшләре башкарылган җирләрнең категориясенә карап) Россия Федерациясе Урман кодексының 66 статьясындагы 4 өлеше нигезендә расланган форма буенча урманнарны торгызу яки урман үрчетү эшләрен кабул итү өчен, урманнарны торгызу һәм урман үрчетү турында хисап җибәрергә тиеш.

Эшләр көзге чорда, ләкин урман торгызу яки урман үрчетү эшләре үткәрелгәннән соң бер елдан соңга калмыйча кабул ителә, аның нәтиҗәләре буенча эшләрне кабул итү акты рәсмиләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International