Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2019 елда урман янгыннарын сүндерү һәм урман торгызу эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында Сергей Ковалев киңәшмәдә катнашучыларга Идел буе федераль округы төбәкләрендә янгын куркынычы класслары турында мәгълүмат бирде. Ул субъектлар вәкилләрен урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә, янгын куркынычы булган хәлләрне мониторинглауга аерым игътибар бирергә һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын тәмамларга чакырды.
Моның белән беррәттән, Сергей Ковалев 2019 елда урманнарны яңадан торгызу мәсьәләләренә дә тукталды. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасының Идел буе федераль округы төбәкләре арасында урманнарны торгызу эшләрен башкару күрсәткече буенча лидерлар рәтендә булуын билгеләп үтте. Республикада 1729 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 166 га – урман үрчетү һәм 34 гектарда катнаш урман торгызу эшләре төгәлләнгән.